Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Роспотребнадзор Татарстанда холера таралу турындагы мәгълүматны кире какты

Республикада ваба авыруы (холера) таралуга юл куймау өчен нинди чаралар үткәрелүе турында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә сөйләделәр. Саклану чаралары турында «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлаттылар.

Республикада эчәргә яраклы суда холера вибрионнары табылу турындагы мәгълүмат таралган иде. Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда йөри торган мәгълүматның фейк булуы турында федераль Роспотребнадзор берничә тапкыр аңлаткан. Роспотребнадзорның төбәк бүлеге шул турыда искәртә.

«Республика территориясендә холера очраклары турында мессенджерларда таралган мәгълүмат чынбарлыкка туры килми», –  дип искәрттеләр республика ведомствосында.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе холера таралу очрагына алгоритм төзүне өйрәнү дәресләрен планлаштырган. Ул аэропортларның санитар-карантин пунктларында үтәчәк. Матбугат хезмәтендә мондый чараларның ел саен үткәрелүен әйттеләр.

«Роспотребнадзор башлыгы карары нигезендә, 1 июньгә кадәр республикада хастаханәләрнең һәм лабораторияләрнең әзерлеге бәяләнәчәк. Медицина хезмәткәрләре әзерләнәчәк һәм агынты суларны һәм халык су коена торган урыннарда лаборатор тикшерүләргә контроль көчәйтеләчәк», –  дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

Чыганак : https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев