Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Саба районы оештырылуга 90 ел

Хөрмәтле якташлар, Саба ягын үз итүчеләр! Агымдагы елның 10 августында Саба районы оештырылуга 90 ел тула. Бу – шушы төбәктә яшәүчеләрнеке генә түгел, әти-әнисе, әби-бабасы Саба төбәгендә туган, кан-кардәшлек, туганлык җепләре белән бәйләнгән кешеләр өчен дә бәйрәм.

Тарихи истәлекле дата уңаеннан район хакимиятенә, редакциябезгә юбилей котлаулары алына. Күркәм традиция социаль челтәрләргә – инстаграмга, мессенджерларга да үтеп керде. Районыбызны зур юбилей уңаеннан үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашырга, тәкъдимнәрен, котлау, тәбрикләү сүзләрен җиткерергә теләүчеләр аларда үзләренең комментарийларын калдыра, репостлар ясый, тарихи фотолар куя яисә аларны электрон почтага (saba-tannary@tatmedia.com) җибәрә алалар. Иң матур дип табылган котлаулар газета битләрендә дә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев