Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Грант алу – зур җаваплылык

Бүген "Сабама хезмәт итәм” проектына старт бирәбез. Аның геройлары – үз тырышлыклары белән тормышта уңышка ирешкән, районыбыз үсешенә зур өлеш кертүче, аның данын еракларга таратучы, гомумән, хезмәт-шөгыльләрен, эшмәкәрлек эшчәнлекләрен туган ягына багышлаган Саба кешеләре булачак. Проектыбызның беренче кунагы – фермер Радик Ясәви улы Халиков.

undefined

2021 ел ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда катнашып «Агростартап», «Агропрогресс» грантлары алучыларны бүләкләделәр. Чарага безнең районнан шәхси эшмәкәрләр Радик Халиков (Саба), Данир Әхәтов (Мишәбаш), Нияз Хурамшин (Көек) һәм башкалар чакырылган иде. Гомумән, конкурста Саба җиңүчеләре күп булган районнар исемлегенә кергән. Республика “Агростартап” программасы буенча бирелгән 161 миллион сум грантның 45 миллионга якынын районыбыз эшмәкәрләре алган.

Радик Халиковның әтисе Ясәви абый үзе дә район өчен күп хезмәт иткән шәхесләрнең берсе. Башта шофер була, аннары “Икшермә” совхозының Арташ бүлекчәсенә идарәче итеп билгеләнә. Озак еллар Тукай исемендәге (Иске Мичән җирлегенә кергән авыллар) колхозга рәислек итә. Ягъни Ясәви Халик улының чирек гасырга якын гомере зур җаваплылык, оештыру эшчәнлеге белән бәйле. Дилбегәне улына тапшыра дисәк тә, ялгышмабыз. Радик Халиков озак еллар район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитәкче вазифаларда эшли. Аннары үзенә-үзе хуҗа, бәйсез кешегә әйләнә: инкубатор сатып ала да, йорт шартларында күркә бәбкәләре чыгара башлый. Көзен кергән табышы 300 мең сумга җитә. 2015 елда, Сабадан ерак түгел арендага 3 гектар җир алып, крестьян-фермер хуҗалыгына нигез сала. Ә 2016 елда, яңа эш башлаучы фермер буларак, грант ота. Шуңа кредит акчасын өстәп, кош-корт өчен яңа бина төзи. Фермер – җитәкче түгел, наряд бирер дистәләгән эшчеләре юк. Фермер гаиләсенә: хатыны Лилия, кызы Айгөл, уллары Гадел һәм Амилгә таяна. Җитештерүне экономияле, арзанлы материаллар кулланып алып барырга тырыша. Биналарны җылыту, кош-кортны ашату өчен дә үзе уйлап тапкан җайланмалар кулланган. Чебиләр үстерү технологиясен, ветеринар таләпләрне ничек үтәргә кирәклеген яхшы өйрәнгән. 2021 елда 30 мең яшь бройлер, 2000 күркә, 2000 үрдәк һәм йомырка сала торган 2000 тавык саткан. Алган табышы 27 процент тирәсе тәшкил иткән.

– Радик Ясәвиевич районда зур абруйлы фермерларның берсе. Кошчылыкта тәҗрибә туп­лаган чын белгеч. Бизнеста үз юлын табып, нәтиҗәле генә эш алып бара. Бройлерлар үстереп сатып, шәхси хуҗалыклар табынын баетуга лаеклы өлеш кертә. Узган ел таләпчән комиссия каршында үзенең бизнес-проектын уңышлы яклап, 14 миллион сум грант алуга иреште. Бу – зур җаваплылык. Чөнки бизнес-планда куелган бурычлар үтәлергә тиеш. Без булдыклы фермердан максатчан эш көтәбез”, – диде аның турында башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияләр үсеше һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов.

Фермерның грант алып, җи­теш­терүне киңәйтү теләге очраклы гына барлыкка килмәгән. Кош итенә сорау арта. Ике җитештерү бинасы янында хәзерге вакытта территорияне планлаштыру эшләре башкарылган һәм 18 мең бройлерга исәпләнгән яңа ферма төзелеше алып барылачак.

“Файдалы мәйданы бер мең квадрат метрдан арткан, ашату-эчертү, җилләтү тулысынча автоматлаштырылган бина булачак. Язын, һава торышы мөмкинлек бирү белән эшкә тотынырга уйлыйм. Сату базары өйрәнелгән. Бройлерлар нигездә бер көнлектән алып, суяр авырлыкка җиткәнче, халыкка сату өчен үстереләчәк. Ферманы 2-3 ай эчендә торгызырга иде”,–ди фермер.

Шунысы да бар, шулкадәр сумманы алай гына бирмиләр. Грант шартлары буенча, Радик Халиковның үзенә дә 9 миллион сум акча табарга туры килгән. Җыелган акчаларын да чыгарган, банктан кредит та алган. Ул акчалар берничә елдан табыш булып кайтырга тиеш. Ни әйтсәң дә, бизнес кануннары бер урында таптанганны яратмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев