Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

”Азимут” спорт клубы җитәкчесе Динар Ногманов - үз юлында беренче!

Элекке хезмәттәшебез Динар Ногмановны Сабада спорт товарлары кибете ачкан беренче шәхси эшмәкәр дияргә мөмкин.

Әйе-әйе, егет хезмәт юлын 2015  елда “Саба таңнары” газетасы редакциясендә сайт редакторы булып башлады. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда ук, нәшрият эше һәм редакцияләү, дизайн белгечлеге алучы буларак, практиканы бездә үтте ул. Эшкә җәен “текә” велосипед белән йөри иде. Шуның белән велокроссларда да катнашты,  призлы  урыннар алды. Бервакыт редакция каршында аның урыныннан зур тизлектә  кузгалып китә торган спорт мотоциклы да пәйда булды. Болар бер ел эчендә булган үзгәрешләр.

“Бик   күңелле эшләдек. Аннары, сердце верит  в  чудеса, дип  ары киттек.  Берара белгечлегем буенча хезмәткә  урнаштым. Казанда җәйге конфедерация  кубогы ярышлары барганда спорт тематикасы белән ныклап  кызыксынып  киттем дә,  көз  көне Сабада велосипедларны прокатка бирү, ремонтлау сервисы  ачтык”,– дип сөйләп  китте  Динар.

   “Ачтык” дип әйтүе генә  ансат. Эшне башлау  өчен язмада телгә  алынган  мотоциклны да  сатарга туры  килә. Хезмәт, халыкны  эш белән  тәэмин үзәге  аша алынган 108  мең сум да  кереп  китә. Арендага  алынган бина  өчен  ай  саен түләргә  кирәк. Табигать   көзгә кереп  бара,  прокат  туктала.

“Дөресен әйтим, ул  вакытта бик  каты  курыктым, артыма  утыра   яздым”,– дип  искә ала Динар.

–Ә ничек торып  киттең?

–Белмим, “везение” дигән   сүз бе­лән генә  аңлатып буладыр,– ди  ул.

  Гомумән, бизнес сакланып  кала һәм бүген инде  аягында нык басып торучы эшмәкәр, “Азимут” спорт клубы хуҗасы.

Спорт товарлары (чаңгылар, электр самокатлары һ.б.) саталар, прокатка бирәләр. Хәзерге велосипедлар катлаулы, майлап  кына гомерен озайтып булмый.  Гел төзек йөрсенгә Динар Ногмановның ремонт хастаханәсендәге шикелле сервис хезмәте  күрсәтү  кирәк. Киләләр, мөрәҗәгать булып тора. Әле бер  сәгать эчендә генә: “Уңга  борылганда нәрсәдер тигән шикелле”,– дип бина каршына  велосипеды белән ир-егет  килеп туктады. Остаханәдә эшләүче Айдар Галимов ике тәгәрмәчле “техника”ның гаебен тиз тапты. Биредә сыйфатлы техник хезмәт  күрсәтү өчен  кирәкле  инструментлар кулланыла.

  Эшмәкәр хезмәт  урынын киңәйтеп 1,5  ел  элек 100  квадрат  метр тирәсе  мәйданлы бинаны да арендага  алган. Биредә хәзер барлык төр спорт товарлары  сатыла. Аларның ниндиләре генә юк!

“Балаларга күп  алалар. Без Сабадагы  башка  кибетләрдән аермалы буларак, бары тик махсус фирмалар белән генә эшлибез. Фирменный  товарлар гына сатабыз. Бәяләре кыйбатрак, ләкин сыйфат, культуралы хезмәт күрсәтү ягы күпкә яхшырак. Биржа мәйданчыкларында эшлибез, аукционнарда, шулай ук хәйриячелек  эшләрендә  катнашабыз.  Кулланучылар белән  эшләүдә  якты  йөз  күрсәтү – мөһим шарт. Товарларда завод кимчелекләре килеп чыккалый. Әгәр дә бу  мәсьәләдә дәгъва белән киләләр икән, алыштырып бирәбез. Барысы да  канәгатьлек белән   китә”, – ди Динар. 

Хәзер ”Азимут” спорт клубының клиентлары, Сабадан тыш,  Балтач,  Кукмара,  Теләче, Арча районнарында  яшәүчеләр. Быел Балык Бистәсеннән дә килә башлаганнар. Самарадан спорт чаңгысы алып китү очрагы  да булган. Биредә балалар өчен төрле  үлчәмдәге киемнәр,  тимераяклар,  бассейнга, хокккейга йөрү өчен инвентарьлар, укучыларга спорт  түгәрәкләре өчен  кирәкле әйберләр табарга була. 

Биналарының юл өстендә булмавы, комрыкта урнашуы да аны куркытмый. “Азимут” исеме  социаль  челтәрләрдә   күренә, син спорт товарлары сатучы буларак кеше телендә бар икән, әллә кайлардан да эзләп табалар”,– дигән  фикердә яши. Бизнеска кереп  киткәненә үкенми.  Башта: “Кая  эләктем  мин?” – дигән  сорау баш  очында  асылынып торса да, хәзер борчу-икеләнүләр үткәндә калган.  Димәк, тоткан  юнәлешең кешеләргә кирәклеген тоеп, эшләргә дә эшләргә. Уңышлар сиңа, Динар!

РЕКЛАМА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X