Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Бер көн эчендә мең төрле халәт...

Шигъри дулкыннарда

 

 

Күңелем халәте

Бер көн эчендә мең төрле халәт

Кичердең күңел.

Синең хисләрне, кичерешләрне

Аңларлык түгел.

 

Шатлык гөмбәзен кулыңа алып

Тоткандай  булдың.

Бәхет иленең юлларын табып

Очкандай булдың.

 

Сагыш ялкыны өтте җаныңны

Утларга салып.

Гаделсезлектән качасың килде

Чарасын табып.

 

Бер җылы сүздән эрисең күңел,

Бигрәк хисле син,

Рәнҗетсәләр дә сабыр  итәсең,

Бигрәк көчле син.

 

Вулканнар булып кайныйсың      кайчак,

Утларда янып.

Бер нәни генә шатлыгың булса

Зурдан куанып.

 

Уйлап карасаң, диңгез өсте күк

Минем күңелем.

Ярсу диңгезгә беләм тынуның

Мөмкин түгелен.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев