Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Энергетиклар көненә шигъри котлау

Сез кабызган утлар сүнмәс алар.

Электрчыга (Сез кабызган утлар сүнмәс алар)

Кичә генә кебек әле
Утсыз утырган заман.
Йә теге, йә монсы юк дип
Зарлануда без һаман.

Кышкы караңгы кичләрдә.
Өчле лампа яндырдык.
Керосин бетеп киткәндә,
Ансыз да без каңгырдык.

Ә хәзер без электрны
Төрле яклап җигәбез.
Тормышның кыенлыкларын
Җиңел генә җиңәбез.

Җәйге көннең челләсендә
Бер көн утсыз тор әле.
Суыткычтагы итеңнең
Бетәчәк бөтен тәме.

Ул арада кибетләрдә
Күпме товар бозылыр.
Эшмәкәрнең маңгаена
Яңа сырлар сызылыр.

Электрчы егетләргә
Алла ярдәмен бирсен.
Аларның тырыш хезмәтен
Һәркем бәяли белсен.

Утлар сүнсә, шәһәрләрдә
Күп хәрәкәт туктала.
Авылда чишмә бар әле,
Ә шәһәр сусыз кала.

И, Раббым,сезгә бирдең
Бу электр куәтен.
Хәвеф-хәтәрләрдән сакла
Татарстан дәүләтен.

Иң олы мактауга лаек
Электрчы һөнәре.
Зур шатлыклар белән үтсен
Лаек бәйрәм көннәр.

ИЛДАР ЯХИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X