Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

К а б а к.

Сөйлим сезгә бер хикәят Кабак турында.

Ялган түгел, булган хәл бу

Безнең районда.

Яңа башлык килгәч тормыш

Үзгәргән төптән.

Саба халкы бу көннәрне

Бик күптән көткән.

Элек төштә күргән хыял

Өнгә әйләнгән.

Саба радиосы хәзер

Һәр өйгә килгән..

"Саба дулкыннары" сөйли

Иртәсен, кичен.

Тапшырулар бик күп төрле,

Һәр кеше өчен.

Олысы да, кечесе дә

Тыңлый яратып.

Җитәкчесе Әлфия апа

Йөри җан атып.

Искиткеч иҗади төркем

Туплаган уйлап.

Шуңа күрә дә эшләре

Тәгәри җырлап.

Төрле бәйге-конкурслар

Үтәләр монда.

Барланып яңа талантлар

Чыга районга.

...Инде килеп сүзем зур бер

Бәйге турында.

Кабак конкурсы оешты

Безнең районда.

Тыныч кына яши иде

Кабак дигәне.

Алай мактау-зурлауларны

Никтер күрмәде.

Яшелчә бакчасында да

Урын тапмады.

Сәүдәгәрләр мактый-мактый

Аны сатмады.

Бердәнбер якын дускае

Бәрәңге иде.

Инде менә ышанмассыз,

Нинди көн килде!

Бөтен районга танылды

Кабак әфәнде!

Аның тормыш дигәннәре

Ай шәп көйләнде!

Бакчада иң иркен урын

Аңа бирелде.

Җиңү яуларга теләгән

Һәркем үстерде.

Иң зур кабаклы булырга,

Бар да теләде.

Җиңүгә илткән серләрне

Ныклап өйрәнде.

Сайладылар кабаккайның

Иң шәп сортларын.

Үстерделәр яшелләрен,

Сары, акларын.

Җиткерделәр авырлыкны

Кырык, иллегә.

Бар халык агылды ул көн

Аны күрергә.

Дәвалау үзлекләрен дә

Искә алдылар.

Тыныч кына яткан көннәр

Артта калдылар.

Аның файдалы якларын

Күпләр белделәр.

Йөрәк, бөер, ашказанын

Саклый,- диделәр.

Ашыйлар хәзер кабакның

Чиен, пешкәнен.

Пешерәләр бәлешен дә,

Хәтта бөккәнен.

Әзерлиләр вареньесын,

Согын эчәләр.

Яшь балалар пюресен дә

Тәмләп үсәләр.

Менә күрдегезме, кабак

Ничек танылды!

Аның турында шигырьләр,

Җырлар язылды.

Күптән лаек иде инде

Бу дәрәҗәгә.

Сый булды элек, бары тик,

Сыер, кәҗәгә.

Рәхмәт әйтә хәзер кабак

Бөтен районга.

Бу бәйгене уйлап тапкан

Рәис абыйга.

"Саба дулкыннары"на да

Бик-бик рәхмәтле,

Алар күрсәттеләр аңа

Олы хөрмәтне.

Инде менә соңгы сүзем

Шушы урында.

Сөйләдем сезгә гаҗәеп

Кабак турында.

Хөрмәтләгез кабаккайны

Һәм үстерегез?!

Сәламәтлек бик кадерле,

Саклый күрегез?!

Тимершык авылы, Гөлнара Нургаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев