Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Күз яшьләрен түгә аналар... Әтиләрен көтә балалар...

Шигъри дулкыннарда

Көзге уйлар

Алтын   көзләр  килде, диләр тагын,

Кабат җиргә яфрак коела.

Ләкин миңа быелгы  көз никтер

Алтын түгел төсле  тоела.

 

Куе  кызыл,  ямьсез, шыксыз булып

Кереп бара никтер   күңелгә.

Шулай булмый, чөнки шушы мәлдә

Җирдә  күпме кан-яшь түгелә.

 

Сөлек кебек  асыл  егетләрне

Яу  кырына һаман алалар.

Күз  яшьләрен түгә аналар,

Әтиләрен   көтә балалар.

 

Сөеклесен   көткән сылукайның

Һәркөн иртән юеш мендәре.

Йөзләренә  чыккан  сары  сагыш

Йокысыз үткәргән төннәре.

 

Урамнарга  чыгып,  кулын  сузып,

Зәңгәр   күккә, өскә, һавага,

Тизрәк  кайтсын иде инде диеп

Көн  саен ул шулай  ялвара.

 

Тик җавап юк никтер югарыдан,

Нигә дәшми изге  күгебез?

 Яман хәбәр  килде телефонга:

“Геройларча үлде ирегез”.

 

 Атна үтте, өметләр дә китте,

 Чәлпәрәмә  килде , ватылды.

Кайгы  йотып  елап яткан  чакта

Кинәт  кемдер ишек  шакыды.

 

Йөрәкләре  кысып,  калтыранып

Йорт ишеген  ачты  яшь хатын.

Катып   калды  каршысында  күреп

Бәгырькәен, ирен,  солдатын.

 

Табын тирәсенә  утырдылар,

Туган йортта  чәй дә бик татлы.

Үзе белән  булган  вакыйганы

Батыр егет шунда  аңлатты.

 

“Чираттагы һөҗүм барган чакта

Безнең блиндажны  ут  алды.

Госпитальдә аңсыз  яткан  чакта

Документлар бераз буталды.

 

Адашымның шәхси кәгазьләрен

Сиңа җибәргәннәр  ялгышып.

Үзен исән  килеш тапканнан  соң

Алган  алар хәлне  аңышып”.

 

Әйдә, түкмик хәзер күз яшьләрен,

Сагынышып арган аналар.

Җиңү  яулап,  медаль тагып

Исән  кайтсын барлык балалар.

Ринат Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев