Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Кыш бабай

Син, Кыш бабай, һәр ел саен Матурлана барасың. Сөендереп яшисең син Бөтен дөнья баласын.

Зур рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Вакытында киләсең.

Безнең сагынып көткәнне

Син кайлардан беләсең?

Йөзең якты, күңелең шат,

Елмаюың кояштай.

Яшәгән җирләрең кайда,

Марстамы, әллә Ай?..

Кайда гына яшәсәң дә,

Исән-сау йөр юлларда.

Техникаң гел төзек булсын,

Адашма син буранда.

Очраса монда килгәндә,

Төрле җәнлек, хайваннар.

Теләгәннәрен алып кил,

Барсына да урын бар.

Безнең өчен син борчылма,

Монда бар да тәртиптә.

Укулар, Аллага шөкер,

Укыйбыз 4кә, 5кә.

Кабат рәхмәт, Кыш бабабыз,

Хәерле юллар сезгә.

Исән-сау гына йөри күр,

Изге теләкләр бездә.

Айрат Мәбарәкҗанов,

Юлбат урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлбат