Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

МИҢГӘР КИЧЕ, ТАҢЫ

Җырлап ачыла күңел

Агымнарда – чуерташлар,

Дулкыннарда – йолдыз.

Ярның текә турысында

Йортын корган кондыз.

 

Кушымта:

Сандугачлар, чут – чут сайрап,

Айкый гына җанны.

Серле дә бик, моңлы да бик

Миңгәр киче, таңы.

 

Моңайганга – моңлыдыр ул,

Сер сөйгәнгә - серле.

Бөтен кошлар аңлый монда

Минем туган телне.

               

Кушымта: шул ук

 

Мишә буе – таллык кына,

Адым саен – чишмә.

Һәр чишмәнең бар үз күле

Агып җитәр төштә.

 

Кушымта: шул ук

 

Туган җирнең таңы бит ул,

Туган җирнең киче.

Һич үтмәс хис – Миңгәремә

Тарткан җирсү хисе.

 

Б  а  р   и  к  ә  н   л  ә...

Бар  икән  лә  әле  шәп  егетләр

Чуер  таштан  кала  коючы.

Гади  генә  җирдән  җәннәт      ясап,

Сынлы  сәнгатъ   итеп  куючы.

 

 

Бар  икән  ул  матурлыкны  күреп,

Гүзәллеккә  генә  әйдәүче,

Туган  якны  сөеп,  шунда   яшәп,

Шулай  яшик  диеп  өндәүче.

 

Бар  икән  лә  әле  шундыйлар     да

Байлыкларын  илдән сөзмәүче

Бер  таш  алса  җирдән, меңне   ясап,

Мәрмәрләргә  төреп  бизәүче.

 

Бар  икән  ул  халкын,    гүзәлләрне

Чын  йөрәктән  зурлап сөюче.

Бер  агачы  ауса, меңне  кадап,

Тизрәк  үсегез  дип  йөрүче.

 

Саба  микән? Миңгәреме 

                шундый?

Илгә  асыл  ирләр  бирүче.

Халкы  да  бит,  уңган, юмарт-    диләр,

Бер  алманы  бишкә бүлүче.

Наилә Яхина.

Автор турында – шагыйрә, композитор, телерадиожурналист, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгатъ  эшлеклесе..                             

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев