Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Сары чәчәк-сагыш чәчәгеме?

Шигъри дулкыннарда

Болынлыкта үскән күп чәчәкләр,
Юк төсләрнең ниндие генә!
Шул чәчәкләр арасыннан никтер
Сарылары какты күңелемә.

Башын иеп баскан бу чәчәкләр
Нидән моңсу чәчәк йөзләре?
Әллә инде, әллә чәчәкләр дә 
Күтәрмиме авыр сүзләрне?

Еш әйтәләр сагыш чәчәге дип,
Болыннарда урап узалар.
Бәйләмнәрен, чәчәк җыйган 
    чакта
Сары чәчәкләрсез җыялар. 

Әйтмәгез сез сагыш чәчәге дип,
Өзелмәсен  күңел кыллары. 
Сары чәчәк таҗларына бәйле 
Булса икән гомер юллары. 

Болын ямьле  чәчкәләре  белән,
Төрле төсләр бизи болынны. 
Сары чәчәкләрсез сихри итеп
Болыннарны тоеп булырмы?

Еш әйтүләр сагыш чәчәге дип,
Кимсетүләр шулай калырмы?
Үз язмышын аңлый алмаганнар
Чәчәк күңелен аңлый алырмы?

Алтыннарга тиң бу чәчәкләргә
Күз яшьләре, зинһар, таммасын!
Әйтмәгез сез сагыш чәчәге дип,
Күңелләрдә юшкын ятмасын!
 Хаҗинур Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев