Туган ягым – гүзәл Сабам!
Шигъри дулкын

Туган ягым – гүзәл Сабам!

Сабам минем - туган ягым, Һәр тарафың миңа якын. Гүзәллегеңә сокланып Ата синдә алсу таңым.

Урман-болыннарың иркен,

Беркайда юк сиңа тиңе.

Кырларыңда күкрәп үсә

Мул уңышлы алтын иген.

Табигатең синең гүзәл,

Сокланмыйча кем соң түзәр?

Кыш җитүгә, чыршыларны

Ап-ак бәсләр белән бизәр.

Син - мәшһүр шәхесләр иле,

Тырыш, эшчән, затлы халкың.

Көннән-көн тик арта бара

Саба дигән матур даның.

Гүзәл башлангычларыңда

Булырбыз без лаек алмаш.

Яшә, Сабам, нурлар чәчеп,

Булмасын һич сиңа тиңдәш.

Әдилә Зиннәтова.


Нет комментариев