Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Шомырт тынычландыра, иммунитетны ныгыта, эчне көйли, ангинаны дәвалый

Чем-кара булып утыручы шомырт җимешләре флавоноид, фитонцид, гликозид кебек матдәләргә, алма, лимон, синиль кислоталары, пектинга бай. Моннан тыш ул С, Р витаминнары, тимер, магний, натрий, цинк, марганец кебек микро- һәм макроэлементлар чыганагы да булып тора.

Әби-бабаларыбыз элек-электән шомыртны күңел болганганда, эч китүдән иң шифалы дару буларак файдаланган. Моннан тыш ул теш сызлаганда, кан тамырларын чистарту өчен дә файдаланыла. Шомырт төнәтмәсе белән чайкалган чәч ныгый. Моннан тыш ул нерв системасына да уңай тәэсир итә: тынычландыра, мигрень вакытында булыша. Шомырт төнәтмәсе белән конъюнктивит, стоматит, ангина, салкын тиюләрне дә дәвалыйлар. Әмма бер искәрмә бар: 3 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга шомырт ашарга киңәш ителми. Шомыртның җимешләрен киптереп, катырып сакларга мөмкин.

Моңа карап, файдалы үзлекләре кимеми. Сүз уңаеннан, җимеш эчендәге төшләрдә амигдалин-синиль кислотасына әверелергә мөмкин булган матдә бар. Шуңа күрә шомыртны төшеннән башка ашарга киңәш итәләр.

* Эч китүдән. 100 грамм киптерелгән шомыртка 250 мл су салып, 15 минут кайнатабыз. Соңрак шуны уттан алып, суынырга куябыз. Бу төнәтмәне көненә ике тапкыр бер стакан күләмендә эчәргә кирәк.

* Иммунитетны ныгыту өчен. 40 грамм шомырт яфрагына 400 мл су салып, ун минут кайнатабыз. Алга таба төнәтмәне уттан алып, суынырга куябыз. Аны көненә дүрт тапкыр 100 мл күләмендә эчәргә кирәк.

 

 

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X