Спорт яңалыклары

Биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

Казанның «Мирный» спорт комплексында 2008-2015 елгы егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә «Сабантуй» спорт мәктәбенең яшь спортчылары тренерлары Д. М. Шакирҗанов җитәкчелегендә төрле дәрәҗәдәге медальләр яуладылар.

      2026 елның 14-16 августында  Казан шәһәренең Мирный бистәсендәге   «Мирный» комплексында 2008-2015 елгы егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

    Ярышлар йомгаклары буенча «Сабантуй» спорт мәктәбенең яшь спортчылары тренерлары Д. М. Шакирҗанов җитәкчелегендә төрле дәрәҗәдәге медальләр яуладылар:

1 урын — Әнвөр Шакирҗанов  (2012-2013 елгы яшүсмерләр, кросс-спринт)

1 урын-Нәфисә Галимова (2010-2011 елгы кызлар, роллер-гонка)

2 урын-Әнвәр Шакирҗанов  (2012-2013 елгы яшүсмерләр, роллер-гонка)

3 урын – Зәлия Марданова  (2010-2011 елгы кызлар, роллер-гонка)

5 урын- Ильяс Садыков  (2012-2013 елгы яшүсмерләр, роллер-гонка)

      Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.


Нет комментариев