Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

7 майда Казан урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә

Чикләүләр “Рубин”-“Уфа” уены сәбәпле, “Казан-Арена” стадионына якын урамнарга кагыла.

7 май көнне 17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр “Казан-Арена” стадионы тирәсендәге урамнарда транспорт хәрәкәтен чиклиләр. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Чикләүләр түбәндәге урамнарда булачак:

- С. Хәким урамы, Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр;
- Чистай урамы, А. Бичурин урамы ягыннан килгәндә А. Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр; 
- Чистай урамы, Ямашев проспекты ягыннан килгәндә Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр;
- Ямашев проспекты , Адоратский урамыннан Себер трактына кадәр;
- Гаврилов урамы, Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәр;
- Академик Арбузов урамы, Журналистлар урамыннан килгәндә Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәр.

7 май көнне “Казан-Арена” стадионында узачак “Рубин” - “Уфа” матчына билетлар бушлай биреләчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.

Билетларны уен булачак көнне 10:00 сәгатьтән башлап алып булачак. “Казан-Арена” стадионына керү өчен җанатар билетлы булырга тиеш.

Искәртеп узабыз, тест матчына керү өчен җанатар паспорты кирәк түгел.

Фото: Ильнар Тухбатов, Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев