Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» Екатеринбургта, биш алка кертеп, «Автомобилист» командасын җиңде

«Ак Барс»ның яңа сакчысы КХЛда беренче алкасын кертте.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург шәһәренең «Автомобилист» командасын җиңде.

Уен исәбе — 1:5. Матч Екатеринбургта узды. «Ак Барс» составында бозга команданың яңа һөҗүмчесе Эрик Фер чыкты. Ул Казанга Канададан килде.

Беренче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (0:1). «Автомобилист» тренерлары хөкемдарларга, әлеге голны кагыйдә буенча кергәненә шик белдереп, мөрәҗәгать итте. Гол чиста дип табылды, ул исәпкә алынды, һәм «Автомобилист» командасына, уен вакытын тоткарлаганнары өчен, ике минутлык штраф бирелде.

Ундүртенче минутта Михаил Глухов «Автомобилист» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Әлеге голдан соң, «Автомобилист» капкачысын алмаштырды: бозга Дмитрий Шикин урынына Владимир Галкин чыкты. Уналтынчы минутта Владимир Галкин да керттерде, алканы узган уенда хет-трик ясаган Илья Сафонов кертте (0:3).

Икенче период. Дүртенче минутта «Автомобилист» һөҗүмчесе Павел Воронков алканы Казан командасы капкасына кертте, тик бу юлы «Ак Барс» тренерлары голның чиста булуын тикшерергә сорады. Хөкемдарлар видеокабатлау карады һәм капкачыга комачау ителгәнен ачыклады. Гол исәпкә алынмады.

Өченче период. Унөченче минутта «Ак Барс» сакчысы Марк Барберио гол кертте. Ул «Ак Барс» составында өченче матчын үткәрде һәм Континенталь хоккей лигасында үзенең беренче алкасын кертте. Ул Канададан килгән хоккейчы (0:4). Удүртенче минутта Артём Галимов, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:5). Периодның соңгы минутында Павел Куликов «Ак Барс» капкасына бердәнбер алканы кертте (1:5).

Командалар составы:

«Автомобилист»

Шикин (Галкин);
Шумаков — Да Коста — Бочаров, Трямкин — Блэкер;
Голышев — Спунер — Мэйсек, Гуркин — Гареев;
Хрипунов — Кормье — Романцев, Рылов — Василевский;
Воронков — Куликов — Овчинников, Ситников — Арзамасцев.
«Ак Барс»

Билалов (Голубев);
Дыняк — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
Тарасов — Фер — Петров, Барберио — Демерс;
Кагарлицкий — Линдхольм — Глухов, Журавлёв — Адамчук;
Лукоянов — Сафонов — Зарипов (Кателевский), Рукавишников.
3 гыйнвар «Ак Барс» Новосибирск шәһәрендә «Сибирь» командасы белән көч сынашачак. Уен 13:30 сәгатьтә башлана.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев