Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» җиденче уенда җиңелде һәм Казан хоккейчылары өчен сезон тәмамланды

«Ак Барс» — «Авангард» уеннары сериясе 3:4 хисабына тәмамланып, «Ак Барс» Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калды.

Кичә Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең финалының җиденче уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына 3:4 исәбе белән җиңелде.

Казан командасы Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды. Матч Казанда «Татнефт-Арена» боз сараенда узды.

Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйнады, Казанның «Ак Барс» хоккей командасы, башта Түбән Новгородның «Торпедо»сын, аннары Уфаның «Салават Юлаев»ын дүрт уенда җиңеп, КХЛның Көнчыгыш конференциясенең финалына чыкты, тик «Авангард»ка каршы уен сериясендә оттырды.
«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең алты уенында да җиңүне чит боз сараенда кунакта булган һәм уенның беренче алкасын керткән команда җиңеп барды, кичәнге җиденче матчта да боз хуҗасы җиңелде.

Беренче период. Унберенче минутта «Авангард» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәпне ачты (0:1). Унөченче минутта Дмитрий Воронков исәпне тигезләштерде (1:1). Периодның соңгы минутында Оливер Каски «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (1:2).

Икенче период. Унбишенче минутта «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин гол кертте (2:2). Унҗиденче минутта Артём Галимов Казан командасын алга чыгара алды (3:2).

Өченче период. Унынчы минутта исәп тагын тигезләште, голны «Авангард» хоккейчысы Вилле Покка кертте (3:3).

Өч периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, өстәмә вакыт — овертайм башланды. Овертаймда өстенлекне Омск командасы алды. Дүртенче минутта Оливер Каски исәпне 3:4 итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Фисенко — Сафонов — Глухов, Рукавишников — Яруллин;
Воронков — Галимов — Галиев, Педан — Хенкель;
Дыняк — Кормье — Петров, Лямкин — Юдин;
Доус — Бурмистров — Тихонов, (Зарипов), Журавлёв.
«Авангард»

 Грубец (Бобков);
Ковальчук — Зернов — Костин, Шәрипҗанов — Покка;
Чинахов — Найт — Буше, Готовец — Береглазов;
Дедунов — Семёнов — Толчинский, Чистяков — Каски;
Каблуков — Стась — Потапов (Хохлачёв), Соловьёв.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X