Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” Казан бозында алты ел эчендә беренче тапкыр “Трактор”га җиңелде

Казан хоккейчылары 1:2 исәбе белән Чиләбе кунакларына оттырдылар.

Бүген “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Чиләбедән килгән “Трактор”га 1:2 исәбе белән оттырды. “Ак Барс”ның Казанда “Трактор” командасына 2013 елдан бирле җиңелгәне юк иде, ләкин бүген Чиләбе хоккейчылары көчлерәк булды.

Уен Россия тарихында фигуралы шуу буенча хатын-кызлар арасында беренче Олимпия чемпионкасы Аделина Сотникованың алканы символик рәвештә бозга атуы белән башланды.

Беренче период.Унынчы минутта “Трактор” һөҗүмчесе Кристиан Томас, алка кертеп, исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче периодта берәү дә алка кертә алмады.

Өченче период. Бишенче минутта Кристиан Томас, күпчелектә “Трактор” өчен икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:2). Уналтынчы минутта Владимир Ткачев бәрүеннән соң Джастин Азеведо “Ак Барс” өчен гол кертте, бу алка видеокабатлаудан соң гына саналды (1:2).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков)
Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма;
Галиев – Основин – Глухов, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Попов – Потапов, Батыршин – Абросимов;
Ткачёв – Малыхин – Клинкхаммер.

“Трактор”:
Демченко (Судницин);
Энлунд – Щехура – Глинкин, Исаев – Бэйлен;
Бергстрём – Стоа – Томас, Петров – Карпухин;
Кравцов – Рыбаков – Кокуёв, Хлыстов – Бородкин;
Ерофеев – Шаров – Шолохов (Дугин), Желдаков.

Киләсе уенны “Ак Барс” “Татнефть-Арена” боз сараенда Екатеринбург шәһәренең “Автомобилист” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 29 гыйнвар 19:30 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев