Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккей командасы плей-оффның икенче уенында җиңелде

«Ак Барс» — «Авангард» матчы исәбе — 2:5.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасына җиңелде.

Уен исәбе — 2:5. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 

Кичә плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең икенче уены үтте. Моңа кадәр командалар даими чемпионатта очколар җыйды, ә хәзер алар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү дә юк, «Авангард»ныкында ике җиңү.

Беренче периодның беренче минутында ук исәп ачылды, голны «Авангард» уенчысы Никита Сошников кертте (0:1). Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Эрик Фер исәпне тигезләштерде (1:1). Алтынчы минутта Корбан Найт Омск командасын тагын алга чыгарды (1:2). Тугызынчы минутта «Ак Барс» исәпне 2:2 итте, гол авторы — Михаил Глухов.

Узган уенда «Авангард»ка, капкаларын махсус рәвештә кузгаткан өчен, ике минутлык штраф бирелгән иде, бу юлы да команданың капкасы кузгалды. Җанатарлар тагын махсус түгелме дип шикләнеп, сызгыра башлады, тик хөкемдарлар штраф салмады. Период ахырында «Ак Барс» күпчелектә уйнады, җанатарлар никадәр каты итеп «Шайбу! Шайбу!», — дип кычкырса да, гол кермәде.

Икенче период. Дүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, «Авангард» хоккейчысы Иван Телегин үзе генә Казан командасы капкасына таба ыргылды һәм гол кертте (2:3). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» тагын күпчелектә уйнаганда гол керттерде, алканы Павел Дедунов кертте (2:4).

Өченче период. Периодның соңгы минутларында «Ак Барс» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, шул вакытта «Авангард» уенчысы Никита Сошников алканы буш капкага кертте (2:5).

4 март көнне узган уенда командалар 3 гол керткән иде, голлар саны җидегә тулды. Хоккейчылар да җитезрәк иде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Бобков);
Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
Дыняк — Фер — Воронков, Рукавишников — Адамчук;
Лукоянов — Сафонов — Глухов (Кателевский), Лямкин.
«Авангард»

Грубец (Демченко);
Толчинский — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Покка;
Цегларик — Прохоркин — Сошников, Емелин — Каски;
Комаров — Семёнов — Телегин, Сведберг — Береглазов;
Дедунов — Каблуков — Жарков, Готовец — Давыдов.
«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 6 март көнне Балашихада булачак. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев