Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары 19 яшьлек капкачының киләчәге өметле дип саный

«Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев, сакчы Альберт Яруллин яшь капкачы Әмир Мифтаховның уены турында фикерләрен әйтте.

9 яшьлек Әмир Мифтахов «Ак Барс» командасы составында КХЛда беренче тапкыр уенга чыкты. «Ак Барс» җиңелүгә карамастан, команда хоккейчылары Әмиргә киләчәктә зур ышаныч баглый.

«Әйе, хаталарымны төзәтәчәкмен. Алка кертү мөмкинлеген бирергә кирәк түгел иде, ләкин хоккейда була торган хәл — куркыныч түгел. Икенче уенда үземнең яныннан алканы үткәрмәскә тырышасы була», — диде Әмир Мифтахов уеннан соң.

Ул үзен уенга чыгарган җитәкчеләренә рәхмәтле булуын әйтә. «Мин күптәннән бирле мөмкинлегемне көттем, бүген миңа тренерлар биргән ышаныч өчен рәхмәтләремне белдерәсем килә», — диде яшь капкачы.

Әмирнең уены турында команданың hөҗүмчесе Станислав Галиев та фикерен белдерде. «Әмирнең киләчәге бик зур», — диде ул.

«Әмир — молодец», — дип киләчәктә аңа уңышлар теләп калды сакчы Альберт Яруллин.

Фото: ak-bars.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев