«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Екатеринбург командасын җиңде
«Ак Барс» — «Автомобилист» уены исәбе 2:0.
Кичә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургның «Автомобилст»ына каршы уйнады. Матчта 2:0 исәбе белән «Ак Барс» җиңде.
Әлеге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов уйнамады, бозда капитан вазифаларын Артём Лукоянов үтәде.
Беренче периодта голлар булмады.
Икенче период. Тугызынчы минутта «Автомобилист» капкасына алка керде, тик ул боз әйләнәсендәге пыялага бәрелеп керде, шуңа күрә алка исәпкә алынмады.
Өченче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачты (1:0). Уникенче минутта Стефан Да Коста гол кертте (2:0).
Командалар составы:
«Ак Барс»
Рейдеборн (Билалов);
Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
Галиев — Бурмистров — Емец, Лямкин — Рукавишников;
Лукоянов — Глухов — Воронков, Педан — Хенкель;
Петров — Кормье — Фисенко (Дыняк), Лучевников.
«Автомобилист»
Коварж (Гросс);
Макеев — Дацюк — Голышев, Трямкин — Василевский;
Обидин — Холланд — Мэйсек, Геноуэй — Хольцер;
Белоусов — Куликов — Бочаров, Арзамасцев — Мамкин;
Хрипунов — Протапович — Литовченко (Овчинников), Зайцев.
Киләсе уенны да «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Металлург» матчы 9 декабрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.
Фото: Салават Камалетдинов/архив
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев