Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары җиңде — Казан командасы Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итә

«Ак Барс» — «Авангард» матчы исәбе — 4:3.

Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасын 4:3 исәбе белән җиңде. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 

Плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең бишенче уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, «Авангард»ныкында — өч. 

Беренче период уртасында «Ак Барс» ның ике хоккейчысы бер-бер артлы штрафчылар эскәмиясенә юнәлде, шул исәптән Казан командасына минут ярым азчылыкта, бишкә өч форматында, уйнарга туры килде. «Ак Барс» уенчысына эскәмиядән чыгарга тугыз секунд калганда, «Авангард» һөҗүмчесе Сергей Толчинский гол кертте (0:1).

Уналтынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Артём Галимов исәпне тигезләштерә алды (1:1).

Икенче периодның унынчы минутында «Авангард» тагын алга чыкты, Сергей Толчинский икенче алкасын кертте (1:2). Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кателевский яңадан исәпне тигезләштерде (2:2). Бу 19 яшьлек Дмитрийның Континенталь хоккей лигасында керткән беренче алкасы булды. Бер минут үтүгә, Омск командасы капитаны Алексей Емелин гол кертте (2:3).

Өченче период. Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Панюков исәпне 3:3 итте. Уналтынчы минутта «Ак Барс» сакчысын көндәшенең башына бәргән өчен штрафчылар эскәмиясенә утырттылар, тик җанатарларга Казан командасы уенчысының гаебе юк иде кебек тоелды, алар егылган «Авангард» уенчысына «Симулянт», - дип, дәррәү булып кычкырды.

Өч период тигез исәпкә тәмамаланганга, командаларга өстәмә вакытта көч сынашырга туры килде. Овертаймның алтынчы минутында «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер гол кертте һәм командага җиңү китерде (4:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Бобков);
Панюков — Сафонов — Воронков, Хенкель — Кэмпфер;
Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Юдин — Демерс;
Дыняк — Уил — Коваленко, Журавлёв — Адамчук;
Глухов — Бурмистров — Зарипов (Кателевский), Лямкин.
«Авангард»

Грубец (Демченко);
Толчинский — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Береглазов;
Цегларик — Прохоркин — Сошников, Сведберг — Давыдов;
Комаров — Семёнов — Телегин, Емелин — Чистяков;
Дедунов — Шевченко — Брюквин (Косов, Якупов).

«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 12 март көнне Балашихада булачак.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев