Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары ике көн рәттән 4:1 исәбе белән фин командасын җиңде

«Ак Барс»ның өченче алкасының капкага кергәнен хөкемдарлар башта аңламыйча калды.

Кичә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Хельсинкинең «Йокерит» командасы белән икенче тапкыр очрашты. Өченче көн уенда «Ак Барс» фин командасын 4:1 исәбе белән җиңгән иде, кичә дә матч нәтиҗәсе шундый ук булды.

Беренче период. Уникенче минутта «Хельсинки» һөҗүмчесе Эли Толванен исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Стефан Да Коста исәпне тигезләштерә алды (1:1).

Өченче период. Ундүртенче минутта «Йокерит» азчылыкта калды, командалар бишкә өч форматында уйнады, «Ак Барс» бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады, алка кертте. Гол авторы - Найджел Доус (2:1).

Уналтынчы минутта «Ак Барс» хоккейчылары тагын шатлана башлады, тик хөкемдарлар уенны туктатмады. Алка капка өстенә керде дә, кире чыгып та китте, шуңа күрә гол керү башта аңлашылмады. Бераздан уенны туктатып, хөкемдарлар видекабатлауга мөрәҗәгать итте, хоккейчылар шатланган вакытта, чыннан да, Стефан Да Коста бәргән алка капкага кергәне ачыкланды (3:1). Нәкъ кичәге уендагы кебек уен ахырында Кирилл Петров «Йокерит»ның буш капкасына дүртенче алканы кертте (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
Галиев — Галимов — Зарипов, Яруллин — Журавлев;
Фисенко — Глухов — Дыняк, Педан — Хенкель;
Петров — Кормье — Емец, Рукавишников — Лучевников.
«Йокерит»

Калниньш (Линдбек);
Йоэнсуу — Регин — Енсен, Лёв — Грант;
Иконен — Шрёдер — Толванен, Кивистё — Крейчек;
Хаапала — Савинайнен — Юнттила; , Скленичка — Пудас;
Халме — Пильстрём — Анттила.
Киләсе матчны «Ак Барс» Мәскәүдә «Спартак» командасына каршы үткәрәчәк. Уен 22 декабрь көнне 19:30 сәгатьтә булачак. Континенталь хоккей лигасында тәнәфес булган вакытта, 17-20 декабрь көннәрендә, илләрнең җыелма командалары Беренче канал Кубогы өчен көч сынашачак, Россия җыелмасына «Ак Барс»тан сакчылар Дмитрий Юдин, Никита Лямкин, һөҗүмче Дмитрий Воронков эләккән. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев