Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары, капкаларын «коры» калдырып, Мәскәүдән җиңү белән кайта

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Салават Юлаев»ка каршы үткәрәчәк.

Кичә «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә «Динамо» командасына каршы уенда җиңде. «Динамо» — «Ак Барс» матчы 0:2 исәбе белән төгәлләнде.

Уен алдыннан 1985-1996 елларда Мәскәүнең «Динамо» командасында уйнаган Игорь Дорофеев әләме күтәрелде. Ул «Динамо» составында биш тапкыр ил чемпионы булган бердәнбер хоккейчы. Матч Игорь Дорофеевның алканы символик рәвештә ыргытуы белән башланды.

Әлеге матчта 2000-2001 елларда «Ак Барс»та тренер булган Владимир Крикунов һәм шул ук командада уйнаган Дмитрий Квартальнов янәдән очрашты. Хәзер Квартальнов — «Ак Барс» тренеры, ә Крикунов «Динамо»ныкы. Мәскәүнең «Динамо»сы өчен уйнаган, «Ак Барс» һәм «Динамо» командаларында тренер булган Зиннәтулла Билалетдинов та трибуналарда утыра иде.

Җәрәхәт алу сәбәпле, 4 декабрьдән бирле уйнамаган Артём Лукоянов «Динамо»га каршы матчта бозга чыкты.

Беренче период. Өченче минутта Эмиль Галимов «Динамо» капкасына алка кертте, видеокабатлаудан соң капкачыга «Ак Барс» уенчысы комачау иткәне ачыкланды, гол саналмады (0:0). Унсигезенче минутта Станислав Галиев исәпне «Ак Барс» файдасына ачты (0:1).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Воронков алканы «Динамо» капкасына кертте. Тик ул, кул белән этеп кертелгәнгә, исәпкә алынмады. Унынчы минутта Кирилл Петров күпчелектә гол кертә алды (0:2). Мэттью Фрэттин әлеге голга китергән нәтиҗәле пасы белән Континенталь хоккей лигасында 100нче очкосын җыйды.

Командалар составы:

«Динамо»:

Ерёменко (Бочаров);

Тарасов — Шипачёв — Яшкин, Хиетанен — Чайковски;

Индрашис — Полыгалов — Пулккинен, Волков — Миронов;

Алексеев — Игумнов — Брюквин, Григорьев — Зайцев;

Моисеев — Ефремов — Кулемин (Круглов), Аланов.

 

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Хенкель — Журавлёв;

Фрэттин — Санников — Ли (Дыняк), Лямкин.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк, Казан командасы Уфаның «Салават Юлаев»ын кабул итәчәк. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчы 23 гыйнвар көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X