Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары Казахстаннан килгән «Барыс» командасын җиңде

«Ак Барс» — «Барыс» матчы исәбе — 5:3.

Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Казахстанның Нур-Солтан шәһәреннән килгән «Барыс» командасын 5:3 исәбе белән җиңде. 

Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин Континенталь хоккей лигасында 400нче уенын үткәрде. Ул әлеге матчта гол да кертте.

Беренче период. Унынчы минутта «Барыс» уенчысы Якоб Берглунд исәпне ачты (0:1). Уникенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов исәпне тигезләштереп куйды (1:1). Унсигезенче минутта «Барыс» хоккейчысы Коди Куник гол кертте (1:2).

Икенче период. Унынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Панюков алканы «Барыс» капкасына кертте (2:2). Уникенче минутта Нур-Солтан командасы тагын алга чыкты, голны Егор Петухов кертте (2:3).

Өченче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин исәпне тигезләштерде (3:3). Уникенче минутта «Ак Барс» бер алкага алга чыга алды, гол авторы — Джордан Уил (4:3). Унтугызынчы минутта Артём Лукоянов, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (5:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Бобков);
Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
Панюков — Линдхольм — Дыняк, Адамчук — Лямкин;
Лукоянов — Сафонов — Зарипов (Кателевский), Рукавишников.
«Барыс»

Ортио (Бояркин);
Берглунд — Вей — Юрчо, Морроу — Мартинссон;
Михайлис — Волк — Лилья, Альсинг — Шалапов;
Старченко — Куник — Савицкий, Савченко — Орехов;
Гурков — Сагадеев — Петухов (Кайыржан, Шайхмедденов).
25 декабрь «Ак Барс» Череповец шәһәренең «Северсталь» командасы белән көч сынашачак. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда 17:00 сәгатьтә башлана.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X