Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның беренче уенында җиңелде

«Ак Барс» — «Авангард» матчы исәбе — 1:2.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасына җиңелде.

Уен исәбе — 1:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 

Кичә Казан һәм Омск командалары плей-офф уеннарын башлады. Алар дүрт җиңүгә хәтле уйнаячак. Моңа кадәр командалар даими чемпионатта очколар җыйды, ә хәзер алар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала.

«Ак Барс» хоккей клубы хәбәр итүенчә, команда капитаны Данис Зарипов кичә Континенталь хоккей лигасында 800нче уенын үткәрде.

Беренче периодта ике команда капкасы янында да кискен һөҗүмнәр булды, тик уенның беренче егерме минуты голларсыз үтте (0:0).

Икенче период «Ак Барс»ның күпчелектә уйнавыннан башланды, тик алка капкага кермәде. Период уртасында «Авангард» тагын азчылыкта калды, аларга капканы махсус рәвештә кузгаткан өчен ике минутлык штраф бирелде. Унбишенче минутта «Ак Барс» та азчылыкта калды, монда да голлар булмады. Шулай итеп, икенче период та 0:0 исәбенә тәмамланды.

Өченче периодның унөченче минутында «Авангард» һөҗүмчесе Николай Прохоркин исәпне ачты (0:1). Уналтынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Дмитрий Кагарлицкий гол кертте, исәп тигезләште (1:1).

Өч период та тигез исәп белән тәмамланды, шуңа күрә командаларга өстәмә вакытта уйнарга туры килде. Овертаймның дүртенче минутында «Авангард» уенчысы Николай Прохоркин үзенең икенче алкасын кертте (1:2). «Ак Барс» җиңелде.

«Нәрсә әйтергә дә белмим. Җиңәргә теләдек, тик беренче уенда җиңелдек. Серия дүрт җиңүгә кадәр, шуңа күрә иң кызыгы әле алда», — диде уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә Дмитрий Кагарлицкий.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Бобков);
Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Юдин — Кэмпфер;
Тарасов — Уил — Петров, Хенкель — Демерс;
Воронков — Фер — Зарипов, Журавлёв — Рукавишников;
Дыняк — Сафонов — Глухов, Лукоянов — Кателевский.
«Авангард»

Грубец (Демченко);
Цегларик — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Покка;
Комаров — Прохоркин — Сошников, Емелин — Каски;
Толчинский — Семёнов — Телегин, Сведберг — Береглазов;
Дедунов — Каблуков — Жарков, Готовец — Давыдов.
«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 4 март көнне булачак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 19:30 сәгатьтә башлана. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев