Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербург командасын 3:1 исәбенә җиңде

«Ак Барс»ның җәрәхәттән соң тернәкләнгән һөҗүмчесе гол кертте.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербургның СКА командасын җиңде.

Уен исәбе — 1:3. Матч Санкт-Петербург шәһәренең боз сараенда узды. Бу матчта җәрәхәтләреннән соң тернәкләнгән Дмитрий Воронков, Александр Бурмистров һәм Никита Дыняк катнашты. Уенга «Ак Барс»ның төп капкачысы буларак Игорь Бобков билгеләнде. Моңа хәтле тугыз уен рәттән төп капкачы буларак бозга Тимур Билалов чыкты.

Беренче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Пер Линдхольм исәпне ачты (0:1). Тугызынчы минутта СКА хоккейчысы Никита Гусев гол кертте (1:1). Периодның соңгы минутында Никита Дыняк «Ак Барс»ны яңадан алга чыгарды (1:2). Никита Дыняк — Санкт-Петербург хоккей мәктәбе шәкерте. Ул 25 ноябрь Казанда узган матчта да Санкт-Петербургның СКА командасы капкасына алка керткән иде.

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче период. Өченче минутта Евгений Кетов алканы «Ак Барс» капкасына кертте, тик хоккейчы алкага, ул инде капкачы Игорь Бобковның кулы белән каплангач, бәрде. «Ак Барс» тренеры хөкемдарлардан бу мизгелне тикшерергә сорады. Хөкемдарлар видеокабатлау карады һәм, капкачыга комачау ителгәнен ачыклап, голны исәпкә алмады. Периодның соңгы минутында СКА капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, һәм «Ак Барс» һөҗүмчесе Джордан Уил алканы буш капкага кертә алды (1:3).

Командалар составы:

СКА

Юханссон (Николаев)
Кузьменко — Хөснетдинов — Бурдасов, Фантенберг — Ожиганов;
Гусев — Воробьёв — Моисеев, Лехтонен — Пыленков;
Тимкин — Бардаков — Эмиль Галимов, Робинсон — Камалов;
Кетов — Зыков — Цицюра (Швец-Роговой), Мищенков.
«Ак Барс»

Бобков (Әхтәмов);
Дыняк — Артём Галимов — Воронков, Демерс — Барберио;
Фер — Уил — Сафонов, Хенкель — Рукавишников;
Тарасов — Линдхольм — Панюков, Журавлёв — Адамчук;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Кателевский), Лямкин.
13 гыйнвар «Ак Барс» Ярославль шәһәрендә «Локомотив» командасы белән көч сынашачак. Уен 19:30 сәгатьтә башлана. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев