Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» һөҗүмчесе хет-трик ясады һәм командасына җиңү китерде

Казан хоккейчылары бу сезонда беренче тапкыр «Металлург»ны җиңде.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәреннән килгән «Металлург» командасын җиңде. Уен исәбе — 4:3.

Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бу сезонда «Ак Барс» белән «Металлург» дүртенче тапкыр очрашты, Казан хоккейчылары Магнитогорск командасына өч тапкыр җиңелгән иде.

Кичә беренче тапкыр «Ак Барс» составында бозга команданың яңа сакчысы Джейсон Демерс чыкты. Команданың яңа хоккейчысы Марк Барберио да уйнады. Ике яңа сакчы да — Канададан килүчеләр.

Беренче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне ачты (1:0). Сигезенче минутта «Металлург» уенчысы Филипп Майе исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче период. Бишенче минутта «Металлург» сакчысы Алексей Маклюков гол кертте (1:2). Унбишенче минутта «Ак Барс» капкасына өченче алка керде, гол авторы — Джош Карри (1:3). Унҗиденче минутта Илья Сафонов, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (2:3). Унтугызынчы минутта исәп тигезләште, алка «Металлург» уенчысы тимераягына тиеп керде, гол Пер Линдхольм исәбенә язылды (3:3).


Өч периодтан соң өстәмә вакыт — овертайм башланды. Овертаймның икенче минутында Илья Сафонов, өченче алкасын кертеп, хет-трик ясады һәм «Ак Барс»ка җиңү китерде (4:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Бобков);
Дыняк — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
Тарасов — Уил — Петров, Барберио — Демерс;
Кагарлицкий — Линдхольм — Глухов, Журавлёв — Адамчук;
Лукоянов — Сафонов — Зарипов (Кателевский), Рукавишников.
«Металлург»

Олкинуора (Моисеев);
Чибисов — Карри — Коростелев, Яковлев — Земчёнок;
Лайпсик — Майе — Голдобин, Маклюков — Хультстрём;
Кошелев — Зернов — Карпов, Николаев — Минулин;
Никонцев — Неколенко — Акользин, Хабаров — Григорьев.
29 декабрьдә «Ак Барс» Екатеринбургта «Автомобилист» командасы белән көч сынашачак. Уен 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев