Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» өстәмә вакытның соңгы секундларында Мәскәү командасына оттырды

«Ак Барс» — «ЦСКА» уены исәбе — 1:2.

Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Мәскәүнең «ЦСКА» командасына җиңелде. Матч исәбе — 1:2.

Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Моңа хәтле «Ак Барс» рәттән ике уенда җиңелгән иде, ә «ЦСКА», киресенчә, өченче уенында җиңде. Командаларга яңа сезонда беренче тапкыр өстәмә вакыт бирелде, хәлиткеч алка шунда керде.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче периодның тугызынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий исәпне ачты (1:0). Голга китергән нәтиҗәле пасны туган көнен уздыручы Артём Галимов бирде.

Өченче период. Ундүртенче минутта «ЦСКА»ның 20 яшьлек хоккейчысы Семён Гуськов Континенталь хоккей лигасында үзенең беренче алкасын кертте һәм исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче период ахырында тигез исәп сакланганга, өстәмә вакыт — овертайм башланды. Дмитрий Воронков көндәшләрнең капкасына таба алга ыргылды, шул мизгелдә «ЦСКА» уенчысы кәшәкәсе белән аның кулына бәрде, әлеге кагыйдә бозудан соң «Ак Барс»ка буллит бәрү мөмкинлеге бирелде. Бозда капкачы белән бергә-бер калып, буллитны Джордан Уил бәрде, әмма гол кертә алмады.

Өстәмә вакыт бетәргә 30 секундтан кимрәк вакыт калганда, Мәскәү командасы сакчысы Клас Дальбек «Ак Барс» капкасына гол кертте һәм «ЦСКА»га җиңү китерде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Бобков (Билалов);
Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Рукавишников — Кэмпфер;
Воронков — Линдхольм — Коваленко, Лямкин — Адамчук;
Уил — Сафонов — Панюков, Юдин — Журавлёв;
Лукоянов — Бурмистров — Дыняк, Глухов — Меховов.
«ЦСКА»

Федотов (Рейдеборн)
Мингачёв — Андронов — Карнаухов, Дальбек — Сергеев;
Слепышев — Нордстрём — Гуськов, Сведберг — Нестеров;
Плотников — Соркин — Окулов, Киселевич — Блажиевский;
Попов — Соркин — Панкратов, Макаров — Гилмор.
Киләсе уенны «Ак Барс» Подольск шәһәрендә үткәрәчәк. «Витязь»га каршы матч 10 сентябрь 19:30 сәгатьтә башлана.  

Фото: Илнар Төхбәтов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев