Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс”лылар Мәскәү хоккейчыларын җиңде

“Спартак” футбол командасы җанатары “Спартак” хоккей командасы капкасына алка кертте.

Кичә Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Мәскәүдә “Спартак”ны 3:5 исәбе белән җиңде.

31 гыйнвар көнне “ЦСКА” командасына каршы уенда “Ак Барс” хоккейчысы Роб Клинкхаммер көндәшенең башына бәргәне өчен җәзаланды. Континенталь хоккей лигасы карары буенча, Роб Клинкхаммерга бүгенге уенда катнашу тыелды.

“Ак Барс” һөҗүмчесе Артём Лукояновның Континенталь хоккей лигасында, “Спартак”тан кала, бар командага да алка керткәне булган, һәм бүгенге очрашуда Лукоянов “Спартак” капкасына гол кертә алды.

Беренче период. Унҗиденче минутта, “Ак Барс” һәм “Спартак” уенчылары кагыйдә бозу сәбәпле, командалар дүрткә-дүрт уйнаганда, “Ак Барс” сакчысы Пол Постма алка кертте (0:1).

Икенче период. Өченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе һәм “Спартак” футбол командасы җанатары Артём Лукоянов “Спартак” хоккей командасы капкасына алка кертте (0:2).

Өченче период. Икенче минутта Станислав Галиев “Ак Барс” өчен гол кертте (0:3). Җиденче минутта “Ак Барс” хоккейчысы Иржи Секач күпчелектә алка кертә алды (0:4). Ундүртенче минутта “Спартак” һөҗүмчесе Александр Хохлачёв кертелгән алкасы белән “Ак Барс”ны капкасын “коры” калдыру мөмкинчелегеннән мәхрүм итте (1:4).

Унсигезенче минутта “Спартак” хоккейчысы Каспарс Даугавиньш алка кертте (2:4). Унтугыз секундтан соң Анатолий Никонцев “Спартак” өчен тагын бер гол кертте (3:4). Уенның соңгы минутында “Ак Барс” сакчысы Андрей Педан буш капкага алка кертте (3:5).

Командалар составы:

"Спартак”: 
Беспалов (Гудачек)
Фёдоров – Максвелл – Хохлачёв, Дыбленко – Гончаров;
Карсумс – Ганзл – Даугавиньш, Вишневский – Кулик;
Талалуев – Злобин – Никонцев, Осипов – Григорьев;
Лещенко – Воронин – Цыплаков (Легалин), Гришин.

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков)
Секач – Ландер – Азеведо, Яруллин – Марков;
Зарипов – Основин – Лукоянов, Постма – Лямкин;
Галиев – Попов – Ткачёв, Юдин – Педан;
Глухов – Свитов – Михеев.

Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. Түбән Новгородның “Торпедо” командасына каршы матч 5 февраль 19:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев