Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова Казанга килде

Казанда Алинә Заһитова ике атна карантинда утырачак.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанга килде. Шушы көннәрдә Instagram челтәрендә Татарстан башкаласында сәүдә үзәкләренең берсендә төшкән фоторәсеме пәйда булды.

 

Кичә Алинә Заһитова Instagram челтәрендә өй күнегүләре видеосын күрсәтте.

"Өйдә калыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Яхшы кәефтә калу өчен, һичшиксез, спорт белән шөгыльләнегез", - дип язды спортчы.

 

Алинә Заһитовага Казанда, ким дигәндә, ике атна карантинда үткәрергә туры киләчәк.

Фото: instagram.com/azagitova

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев