Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитованың әтисе кызының чыгышларын туры эфирда карый алмавын әйтте

Тиздән фигуралы шуучы Japan Open турнирында чыгыш ясаячак.

Фигуралы шуучы Алинә Заһитованың әтисе, “Ирбис” яшьләр хоккей командасының баш тренеры Илназ Заһитов кызының чыгышларына мөнәсәбәте турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

“Аның һәр чыгышы алдыннан дулкынлану бар. Шуңа күрә аның чыгышларын туры эфирда карамыйм, бары тик язмаларын гына карыйм. Барысы да дулкынлану аркасында”, - диде Илназ Заһитов.

5 октябрьдә Алинә Заһитова Japan Open еллык халыкара турнирында чыгыш ясаячак. Аны Япониянең тимераякта шуу спорты федерациясе оештыра.

Фото: tatar-today.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев