Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Биш ел рәттән чемпион калган “Зенит” командасы финалда җиңелде

“Зенит” волейболчылары Россия чемпионатында икенче урынны яулады.

Бүген Казанның “Зенит” волейбол командасы Суперлиганың финал сериясенең дүртенче уенында җиңелде. Команда әлеге чемпионатта икенче урынны яулады. Моңа хәтле “Зенит” биш ел дәвамында беренче урынны бер команда белән дә бүлешми иде. Уен Кемеровода узды.

  • Суперлига - волейбол буенча Россия чемпионаты. Финал этабы 3 җиңүгә кадәр бара. 2018-2019 еллар сезонында “Зенит” – “Кузбасс” финал сериясе Кемеровоның "Кузбасс" волейболчылары файдасына 1 – 3 исәбе белән төгәлләнде.

Финал сериясенең беренче уенында “Кузбасс” өч сетта да өстен чыгып җиңү яулаган иде. Икенче уенында да Кемерово волейболчылары көчлерәк булды, алар дүрт сетның өчесендә отты. Казанның “Зенит” командасы өченче уенда җиңү яулый алды, ләкин дүртенче уенда “Кузбасс” янәдән өстен чыкты.

Беренче сетта Казанның “Зенит” волейболчылары отты: 0-1 (21:25).

Икенче сетта Кемеровоның “Кузбасс” волейболчылары көчлерәк булды: 1-1 (25:19).

Өченче сетта “Зенит” оттырды: 2-1 (25:22).

Дүртенче сетта “Кузбасс” җиңде: 3-1 (25:23).

Шулай итеп, 2014 елдан бирле Россия чемпионатында беренче урынны яулап барган “Зенит” волейбол командасы бу сезонда икенче урында калды. Кемеровоның “Кузбасс” командасы рәттән биш ел чемпион калган команданы җиңә алды.

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лихошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.  

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев