Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Данис Зарипов: Гагарин Кубогын кайтарасы килә

«Ак Барс» һөҗүмчесе Континенталь хоккей лигасының киләсе сезонына өметләре белән уртаклашты.

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмчесе Данис Зарипов Әлмәтнең «Нефтяник» командасы белән хәйрия матчыннан соң Континенталь хоккей лигасының киләсе сезоныннан ни көтүе белән уртаклашты.

«Әле эшне башладык кына, әлегә нәрсә дә булса сөйләргә иртә. Нәтиҗәләрне сезон тәмамлангач ясарга кирәк, мин хәзер моңа алынмыйм. Иң мөһиме, без бердәм коллектив булып сезонга әзерләнәбез һәм узган еллардагыдан тернәкләнергә телибез. Гагарин Кубогын кайтарасы килә», - диде Данис Зарипов.

Хоккейчы тактик үзгәрешләр турында әйтмәүде. «Мин безнең тактика турында сөйләмәячәкмен. Әгәр хоккейны аңлыйсыз икән, барысын да сезонда күрәчәксез. Бу интрига булып калсын», - диде ул.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев