«Динамо-Казан» волейбол клубы Россия чемпионы булды
Спорт яңалыклары

«Динамо-Казан» волейбол клубы Россия чемпионы булды

Карар Бөтенроссия волейбол федерациясе президиумы утырышында кабул ителде.

 Казанның «Динамо» волейбол клубы Россия чемпионы булды. Бу хакта Бөтенроссия волейбол федерациясе сайтында игълан ителде.

Бөтенроссия волейбол федерациясе Президиумының читтән торып уздырылган утырышында көн тәртибенә Россия чемпионатын вакытыннан алда тәмамлау мәсьәләсе куелган иде. Урыннар башлангыч этап нәтиҗәләре буенча билгеләнде.

Казан клубы бу сезонда, Новосибирскиның «Локомотив»ын ике очко белән узып, турнир таблицасында беренче урынны алды.

Фото: dinamo-kazan.com

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев