Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Фанатларының баннеры өчен «Рубин» клубы 25 мең сум штраф түләячәк

Россия футбол берлеге Казан клубына җанатарларының «Фанат- җинаятьче түгел» баннеры өчен штраф салган.

Җанатарларның баннеры өчен Казанның «Рубин» клубына 25 мең сум штраф салганнар. Бу хакта Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплина комитеты башлыгы Артур Григорьянц сүзләренә сылтама белән «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.

Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплина комитеты «Фанат- җинаятьче түгел» баннеры өчен штраф салган. «Рубин» җанатарлары бу баннерны «Фишт» стадионында элеп калдырган.

«Фишт» стадионында «Рубин» белән «Сочи» матчы 1:1 исәбе белән тәмамланды.

Фото: www.rubin-kazan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев