Әфганчылар истәлегенә турнир
15 февральдә Россиядә ерак һәм якын чит ил территорияләрендә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә.
Ун елга сузылган, менә дигән асыл егетләребезне әрәм иткән, тагын күпмесен гарипләндергән, рухын сындырган Әфган сугышы тәмамланганга 24 ел узды. Районыбыздан Әфганстанда интернациональ бурычын йөздән артык егет үтәде, өч егетебезнең гомере өзелде. Инде исән кайтканнар сафы да сирәгәя, байтак гаиләләр чит-ят җирләрдә хезмәт иткән улларын, ирләрен югалту хәсрәте кичерде.
9 февральдә Сабада Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә булдырылган Кубокка 21 яшькә кадәрге яшьләр арасында волейбол турниры үткәрелде. Бәйге Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылды. Турнирны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, республика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Ф.Закиров, Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы җитәкчесе И.Әхмәтшин, волейбол федерациясе рәисе Ф.Вәлиев катнашты. Аннары алар Саба үзәгендә сугышчы-интернационалистлар монументына веноклар салдылар. Унбер команда арасында 6 сәгать дәвам иткән ярышта җиңүне Тимершык волейболчылары яулады. Алар финалда Шәмәрдән командасын 3:2 исәбенә оттылар. Өченче урынны Курсабаш волейболчылары алды. Илшат Әхмәтшин призерларга Грамоталар, истәлек призлары тапшырды.
Ф.Хәмитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев