9нче март көнне студентлар арасында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Ярышта Саба районыннан булган барлык студентлар да катнаша ала.
Саба мәдәният йорты артындагы трассада ярышлар сәгать 9:30 башланып китәчәк. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә район мәдәният йортында башлана. Егетләр дә, кызлар да 5 километрда узышачак. Катнашучыларның үзләре белән паспорт һәм студент билеты булу мәҗбүри.
7 март көнне чаңгы ярышлары үткәрелми!



Нет комментариев