Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Ирек Ризаев BMX велоспорт буенча «Almetyevsk contest» Халыкара ярышларында җиңде

Ярышлардан соң, 2020 елгы Олимпия уеннарына сайлап алу рейтингы төзелә.

Әлмәттә BMX (фристайл-парк) велоспорт буенча «Almetyevsk contest»Бөтенроссия һәм Халыкара ярышларына йомгак ясадылар. Ир-атлар арасында 94,3 балл җыеп, Ирек Ризаев җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көмеш медальне тагын бер россияле Константин Андреев яулады-86,3. Өченче урынны костарикалы Рамирез Джанкарло алды-82,3.

Хатын-кызлар арасында бөтен мактау пьедесталын россиялеләр алды: Екатерина Круглова - беренче, Анастасия Теребова - икенче, Анна Быкова - икенче.

  • С1 ярышлары халыкара велосипедчылар берлегенең (UCI) рәсми календарена кертелгән һәм 2020 елгы Олимпия уеннарына сайлап алу рейтингы булып тора.

BMX (фристайл-парк) – дисциплина, анда спортчылар махсус ясалма трассаларда ярышлар үткәрә. Каршылыклар, кагыйдә буларак, билгеле бер эзлеклелек буенча урнашкан чикләрдән, очышлардан, перилдан, траплиннардан тора.

Һәр спортчының чыгышы катлаулылык, биеклек, оригинальлек, универсальлек, стиль, эзлеклелек, трюкларның күптөрлелеге, трюклар белән идарә итү, велосипед белән идарә итү, утырту, паркны куллану, үтәү, хәрәкәт буенча бәяләнә. 

Фото: minsport.tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев