Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Итекле хоккей уйнадылар

13 март көнне  Байлар Сабасының Пушкин урамына урнашкан спорт майданчыгы артында итекле хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булды.

 Ап-ак карлы кыш узып та бара, димәк, аның көннәрен ничек тә булса күңелле һәм файдалы итеп үткәреп калырга кирәк. Шуны истә тотып, Байлар Сабасы бистәсенең спорт һәм бердәмлек сөя торган бер төркем ир-егетләре Саба шәһәр җирлегенә Пушкин урамындагы спорт мәйданчыгы артындагы карны эттереп, махсус урын ясауны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Саф һавада итекле хоккей уйныйсылары килгән икән аларның!  Мәйданчык ясалды, 1979-1984-1985 нче елгы егетләр яшь чакларын искә төшереп, рәхәтләнеп туп артыннан чаптылар, тирләделәр, егылдылар - бик кәнәгать калдылар. Һәм хоккей уйнау хыялларын тормышка ашыруда ярдәм иткән Саба шәһәр җирлегенә бик рәхмәтле булуларын җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев