Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Канадада татар гаиләләре хоккей ярышы уздырган

Күчмә "Кардәшлек" кубогы иң кечкенә уенчыларга эләккән.

Канаданың Монреаль татарлары хоккей  буенча ярыш оештырган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына җирле татар оешмасы вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итте. 

"Ирләребез балаларны җыеп, гаиләләр белән татар хоккей уенын үткәрде. Милли тасмалар, җәмгыятнең эмблемалы тамгалар җитәкчебез Марат әфәнде белән әзерләнде. Җәмгыятебезнең активисты, спорт юнәлешенең директоры Эрик Валеев уенны бу юлы татар балалары уйный алсын өчен оештырды. Безнең күчмә "Кардәшлек" кубогы иң кечкенә уенчыларга эләкте",- диелә хәбәрдә. 

Әлеге кубокны узган уен өчен Питсбургта яшәүче Ленар Мөхәммәдиев Монреаль Татарлар ассоциациясенә бүләккә биргән булган.

Фото: Алима Салахутдинова

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев