Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Каргинов экипажы ралли-рейд «Дакар»да җиңүче булды

Команда 12 этапны 46 сәгать 33 минут һәм 36 секундта үтәп чыкты.

Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы ралли-рейд «Дакар»да җиңүче булды. Команда 12 этапны 46 сәгать 33 минут һәм 36 секундта үтәп чыкты.

Гомуми зачетта икенче урынны тагын бер «КАМАЗ-Мастер» вәкиле Антон Шибалов экипажы яулап алды. Ул Каргиновтан бары тик 42 минут һәм 26 секундка калышкан.

Өченче урынга Белорусиядән Сергей Вязович экипажы лаек булган. Ул лидерлардан 2 сәгать 4 минут һәм 42 секундка артта калган.

Фото: kamazmaster.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев