Казан беренче тапкыр гер спорты буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк
Спорт яңалыклары

Казан беренче тапкыр гер спорты буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк

Ярышларны ачу тантанасы 14 июньдә 14.00 сәгатьтә булачак.

13-16 июнь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда беренче тапкыр гер спорты буенча Россия чемпионаты узачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән 38 команда - 200дән артык гер күтәрүче катнаша.

Татарстан Республикасыннан турнирда 20 спортчы катнашачак.

Ир-атлар 63 кг, 68 кг, 73 кг, 85 кг, 85 кг-нан артык авырлык категориясендә ярышачак; хатын-кызлар 63 кг һәм 63 кг.-нан артык авырлыкта көч сынашачак.

Ярышларны ачу тантанасы 14 июньдә 14.00 сәгатьтә булачак.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев