Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан хоккейчылары Электростальдә клубташларын 3:2 исәбе белән җиңде

Матч Россия чемпионаты кысаларында, чирәмдә хоккей буенча хатын-кызлар командалары арасында Суперлигада үткәрелде.

“Динамо-Гипронииавиапром” командасы Электростальдәге клубташларын 3:2 исәбе белән җиңде. Бу хакта Татарстан “Динамо” физкультура спорт җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матч Суперлигада чирәмдә хоккей буенча хатын-кызлар командалары арасында уздырылган Россия чемпионаты кысаларында булды.

Искәртеп үтик, “Динамо-ГАП” чемпионаты ике старт матчы уздырды – Мәскәүдә “Динамо-ЦОП Москомспорт” белән уйнаганда Татарстан хоккейчы кызлары бер матчта (буллит буенча 4:3) оттылар, икечесендә оттырдылар (0:2).

Уен бик кызу барды, әмма Казан хоккейчы кызлары көндәшләре һөҗүменә каршы тора алды.

Фото: пресс-служба ФСО «Динамо» РТ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев