Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Марафонда Татарстан Президенты 3 км араны йөгереп узды.

Татарстан башкаласында бүген "Ак Барс Банкы Казан марафоны -2018" йөгереше уздырылды. Әлеге спорт бәйрәме Россиядә 3нче тапкыр үткәрелә һәм иң зур стартларның берсе булып тора. 

Быел стартта яңадан рекорд куелды – йөгерешкә 10, 5 мең кеше чыкты.

Казанский марафон

Бүгенге бәйрәмнең “йөзе” булып “Матч-ТВ” генераль продюсеры Тина Канделаки тора. Ул алдан ук бер елдан соң Казанга киләчәген һәм кимендә 10 км араны йөгереп узачагына өметләнүен белдергән иде.

Тина Канделаки бүген 3 км арада йөгерештә катнашты, һәм бу дистанция халыкта “иң соралган” ераклыкның берсе булды. 3 кмлы дистанция Кремль тирәли уза, ул  Казанның иң төп истәлекле урыннарын күзәтеп барырга мөмкинлек бирә.

Казанский марафон

Шул ук дистанцияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сайлады. Республика лидеры сүзләренчә, Казанның төп җиңел атлетика йөгереше шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм булып тора.

“Кадерле дуслар, бүген бездә бәйрәм - Казан марафоны. Бүген, мөмкинлеккә карап, билгеле бер дистанциядә йөгерербез, дип ышанам. Барыгызга да монда җыелып килүегез өчен рәхмәт. Бүген - 10 мең катнашучы. Без фикер алыштык. Киләсе елга 30 мең җыярга кирәк. Балаларыгыз, дусларыгыз, танышларыгыз белән килегез”, - дип мөрәҗәгать итте Президент марафонда катнашучыларга.

Казанский марафон

Ак Барс Банк Казан марафоны-2018нең җиңүчеләре игълан ителде:
3 км: Һадиев Искәндәр – 07:38;
10 км: Тингаев Антон – 30:48;
21.1 км: Новиков Александр – 01:06:13;
42 км (элита): Арясова Татьяна – 02:36:04;
42 км: Алексеев Артем – 02:17:45.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев