Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Килдебәк командасы Саба зонасында мини-футбол буенча югары лига җиңүчесе булды

Саба районының Саба зонасында мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды.

Килдебәк авыл җирлегенең җыелма камандасы әлеге лигада уңышлы чыгыш ясады. Команда составында Мәртен авылыннан Сәйдәш Хафизов, Муса Шамсетдинов, Илсаф Шамсетдинов, Туктар авылыннан Нәфис Бариев, Райнур Әскәров, Раил Рафыйков, Ильяс Нәбиев, Килдебәк авылыннан Ранис Гөбайдуллин уйнадылар. Ә капканы Фазыл Гайфуллин (Килдебәк) һәм Фәнис Бариев (Туктар) сакладылар. Нәтиҗәдә, егетләр оста һәм матур уен күрсәтеп, бердәм команда булып, югары  лиганың зона этабында I урын яуладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев