Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Көллият – ике кубок иясе

XII республика җиңел атлетика спартакиадасы үткәрелде.

Яңа уку елы башлану белән һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында төрле спорт ярышлары да старт алды. Спортны үз итүче Саба аграр көллияте студентлары да бәйгеләрне көтеп алалар һәм теләп катнашалар. Әйтик, 29 сентябрьдә Казанның "Хезмәт резервлары" стадионында һөнәри белем бирүнең 75 еллыгына багышлап XII республика җиңел атлетика спартакиадасы үткәрелде. Көллият студентлары анда бик уңышлы чыгып ясап, 48 команда арасында 1нче урыннарны алып, Сабага ике Кубок (егетләр һәм кызлар командаларына), Дипломнар һәм бүләкләр белән кайттылар. Шулай ук көллият егетләре "хәрби хезмәткә 2011 елгы көзге чакырылыш егетләре арасында үтүче республика спартакиадасында район данын яклап катнаштылар. Ун егетне берләштергән команда йөгерү, сикерү, кул көрәштерү автомат сүтеп җыю, гәүдә күтәрү, турникта тартылу ярышларында матур нәтиҗәләр күрсәтте һәм зона этабында җиңеп, финал турына юллама алды. Хәзер егетләр Балык Бистәсендә үтәчәк финал ярышларына әзерләнәләр.

Әлеге җиңүләр, әлбәттә инде, көндәлек йөгерү, иртәнге зарядка һәм коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Алмаз Димөхәммәтов,

Аграр көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X