Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Конго спортчысын отты

Казанда шашка буенча әлеге спорт төрендә иң ветераннар һәм Татарстан Республикасы юниорлары арасында блиц-турнир үткәрелде.

Сабадан Хәмит Вәгыйзов 25 көндәше арасында 8 мөмкинлектән 7 очко җыеп, ярышлар төгәлләнче үк 1нче урынны яулауга иреште. Калган ике призлы урын өчен 6 шашка остасы арасында киеренке көрәш дәвам итте. Сабаның тагын бер танылган шашкачысы Азат Әхмәтов соңгы турда Конго Республикасы вәкиле Жозе Лекомбоны отып 5,5 әр очко җыйган призерлар исемлегенә керде. Призерларга республика шашка федерациясе рәисе исеменнән Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев