Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Көрәш буенча Татарстан беренчелеге чемпионына 20 ел элек югалткан медален кайтардылар

Бүген татар көрәшенә багышланган “Сабантуй”дан – олы мәйданга” китабы тәкъдим ителде.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында татар көрәше тарихын туплаган китапны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә көрәшче Марат Ваккасовка югалткан медален тантаналы рәвештә чынлыгын раслаучы таныклыгы белән бергә кайтардылар. Медальне “Сабантуй” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм журналның әдәби мөхәррире Фәрит Салихов тапшырдылар.

Фәрит Салихов китап төзү процессында булган кызыклы хәлне сөйләде. “Материалларда 1986 елдан башлап бөтен ел да язылган, ә 1999 елгы турнир турында ни сәбәпледер бер мәгълүмат та юк. Бәлки бу редакциянең гаебе белән шулай булгандыр, бәлки сәбәпләре бүтәндер, ләкин 1999 елда Буада узган ярышка беркем дә бармаган. Без төрле көрәшчеләр белән элемтәгә чыгып карадык, әмма материал таба алмадык”, - диде Фәрит Салихов.

“Социаль челтәрләрдә аралаша башлагач, чемпионнар берәм-берәм пәйда була башлады. Без 9-10 чемпионның бишесе турында мәгълүмат туплый алдык. Бу мисалны минем менә нәрсәгә китерәсем килә: мәгълүмат туплаган вакытта безгә арабызда утырган көрәшче, заманында шушы турнирда яшьләр арасында чемпион калган Кукмара егете Марат Ваккасов ярдәм кулы сузды. Ул безнең белән элемтәгә керде.

Дөрестән дә, Марат Буадагы ярышка барган булып чыкты. Ул күпмедер чемпионнарны да әйтеп бирә алды. Иң кызыклы мизгел шул булды: ул вакытта өченче урын алган Марат үзенең көрәшеп яулаган беренче медален югалткан. “Шатлана-шатлана кайттым. Кайтып, өйдәгеләргә медальне күрсәтим дисәм, медаль юк, тасмасы гына калган”, ди Марат. Алар юлда машина белән батып калган булганнар. Ул урынны барып караганнар, ара ерак, медаль табылмаган”, - диде Фәрит Салихов.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев