Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Кукмара спортчылары Грециядән ун комплект медаль белән кайтты

Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелегенә ярышлар узган.

Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелегенә ярышлар узды. Анда кукмаралылар ун комплект медаль яулаган. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

- Безнең спортчылар бик лаеклы чыгыш ясадылар. Динә Гайнанова - ике алтын, Эльмира Шәфигуллина – ике көмеш, Таңсылу Гыйлемуллиналар ике бронза медаль яулады. Әминә Тимерова - көмеш призга, Диана Әминова дүртенче урынга лаек булды.

Шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле авырлыклары булган спортчылар арасында Илмир Мохтаров көмеш медальгә ия булды, - диде тренерлары Рузия Габдрахманова.

 

Рузия Габдрахманова, ветераннар арасында уң һәм сул кул көрәшендә алтын медальләр яулап, мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелгән.

Фото: kukmor-rt.ru/

http://kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев